Муслюмовский краеведческий музей
72 subscribers
2.09K photos
1 video
13 links
МБУК "Муслюмовский краеведческий музей" Муслюмовского муниципального района РТ
Download Telegram
Мөслим җирендә туып үскән якташларыбызны барлау, алар белән таныштыру максатыннан «Мөслим туган як музее» базасында педагог-психолог, синтез фәлсәфәчесе, «Казан Метагалактика үзәге» н оештыручы Фәттахова Амалия Тимур кызы белән очрашу узды. Ул «Кеше һәм галәм» темасына лекция белән чыгыш ясады. Анда глобаль тормыш үзгәреше, кешенең эчке дөньясы кебек темалар күтәрелде. Чарада 8А сыйныф укучылары һәм музей кунаклары катнашты. Әлеге тема укучыларга ошады, үзләре кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #муслюмовскийрайон #татарстан #Россия
Бүген Г. Тукай мәктәбенең 8 а сыйныфы кызлары өчен "Крупеничка" курчак ясау буенча осталык дәресе үтте. Дәрестә укучылар курчакның барлыкка килү тарихы һәм ясалу ысуллары белән таныштылар. Шулай ук традицион булган рус халкы хатын-кызларының костюмы турында мәгълүмат бирелде. Осталык дәресе гаилә көне бәйрәм итү кысаларында узды. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #муслюмовскийрайон #татарстан #Россия #Пушкинскаякарта
Мөслим лицееның 6 сыйныф укучылары өчен музейда экскурсия үтте. Музей хезмәткәре балаларга мамонтларның борынгы тормышлары турында сөйләде, әби-бабаларыбыз кулланган көнкүреш кораллары, татар халкының милли киемнәре, мәдәнияты турында таныштырды. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #муслюмовскийрайон #татарстан #Россия
18 май музей хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан 17 нче май көннеТукай районы "Гиндукуш" музеенда фәнни-гамәли семинар үтте. Күрше тирә районнардан килгән музей хезмәткәрләрен коллегаларыбыз ачык йөз белән каршы алдылар. Искиткеч эчтәлекле итеп ясалган музей! Зур эш башкарылган, бик күп эфганчыларның тарихы мәңгеләштерелгән. Чарада катнашучы музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап мәктәп укучылары чыгыш ясады. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы килгән кунакларны Музей көне белән тәбрикләде, кул астында, һәрвакыт ярдәмләшеп эшләүче "Гиндукуш" музее хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде. Киләчәктә уңышлар теләде.
Без дә музей директоры Резеда Якуповага , аның коллективына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да уңышлар телибез. #музеймуслюмово #музей #муслюмово #муслюмовскийрайон #татарстан #Россия #деньмузеев
Бүген, Тойгелде мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен, "Батырлар йорты" хәрби Дан музеенда экскурсия узды #музеймуслюмово #музей #муслюмово #муслюмовскийрайон #татарстан #Россия #батырларйорты #музейвоинскойславы